Ирек Фәйзуллин торак фондына хезмәт күрсәтү өлкәсендә проблемаларны өйрәнү буенча Республика эксперт төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә җыйды

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак фондына Идарә компанияләре тарафыннан  хезмәт күрсәтү өлкәсендә проблемаларны өйрәнү буенча Республика эксперт төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте Киңәшмәне төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин алып барды.

Чарада шулай ук ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча идарә башлыгы, министр урынбасарлары һәм ТР идарә компанияләре вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында идарә компанияләрен тикшерү нәтиҗәләре, Мәскәү шәһәренең бердәм мәгълүмат-хисап үзәгенең һәм идарә компанияләре эшчәнлегенең нәтиҗәсен өйрәнү максатына Мәскәүгә эшлекле сәяхәт нәтиҗәләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International