Ирек Фәйзуллин РФ Төзелеш министрлыгында үткән киңәшмәдә катнашты

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Ирек Фәйзуллин Россия Федерациясе торак фонды исәбен оештыру соравы буенча РФ Төзелеш министрлыгында үткән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне РФ төзелеш министры урынбасары Александр Плутник уздырды. Татарстан Республикасы исеменнән киңәшмәдә шулай ук БТИ генераль директоры Лена Хәмзина катнашты.

Көн кадагына "Күчемсез милек турындагы" 221нче федераль закон гамәлгә кергәннән соң шәһәр төзелеше субъектларын мәгълүмат белән тшэмин итүдә Россия Федерациясенең техник инвентарьләшү оешмаларының урыны һәм роле сораулары куелды. Киңәшмә барышында дәүләт торак фонды исәбен оештыру максатында гамәлдәге законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү сораулары каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International