Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында инноваөион җирлек кластерлары үсешенә багышланган киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм РФ инновацион регионнар ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.