Төзелеш министрлыгы "ВолгаСтройЭкспо" халыкара махсуслашкан күргәзмәсендә катнашачак

2014 елның 25 марты, сишәмбе
22-25 апрель көннәрендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы XIX "ВолгаСтройЭкспо" халыкара махсуслашкан күргәзмәсендә катнашачак. Әлеге чара Идел буеның төзелеш тематикасына караган алдынгы күргәзмәләрнең берсе булып тора.

Нәкъ "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсендә Россия һәм чит илләрнең төзелеш материалларын булдыручы зур җитештерүчеләре беренче тапкыр үзләренең яңа товарларын тәкъдим итә, булачак клиентларына заманча материаллар һәм төзелеш системалары турында мәгълүмат бирә, аларның уңай якларын гамәлдә күрсәтә һәм алдагы елга яңа төзелеш тенденцияләрен билгели.

Быел чарада үзләренең яңа корылмаларын Россиянең 70 шәһәреннән һәм 19 чит илдән - Беларусь, Германия, Греция, Испания, Италия, Канада, Кытай, Корея, Молдова, Яңа Зеландия, Польша, АКШ, Төркия, Финляндия, Франция, Чехия, Швеция, Көньяк Корея һәм Япониядән 400дән артык компания тәкъдим итәчәк. 12 000 кв.метрдан артык булган экспозиция Күргәзмә үзәгенең 3 павильонында һәм ачык мәйданында урнашачак.

Төзелеш - икътисадның иң әһәмиятле тармакларының берсе, җәмгыять үсеше һәм халыкның сыйфатлы тормыш дәрәҗәсенең үзенчәлекле индикаторы. Базарда яңа материал һәм технологияләрнең һәрдаим чыгып килүе белгечләрне эшләрен сыйфатлы башкару һәм уңышка ирешү өчен яңа тенденцияләр турында хәбәрдар булуын сорый. Әлеге таләпләрне үтәү өчен "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсенең бүлекләре яхшы җавап бирә, аларның арасында:

- архитектура һәм проектлаштыру;
- төзелештә заманча технологияләр;
- төзелеш комлекслары, машиналары һәм механизмнары;
- төзелеш-юл техникасы;
- төзелеш конструкцияләре, төзекләндерү материаллары һәм аларны җитештерү җиһазлары;
- инженер челтәрләре: су, җылылык, газ, электр энергиясе белән тәэмин итү, җилләтү, һаваны чистарту;
- бина һәм корылмалар өчен җиһазландыру: санитар-техник, электротехник, технология, янгынга каршы һәм саклау системалары;
- төзелештә заманча ресурс саклаучы технологияләр һ.б.;

Гадәттәгечә, күргәзмә барышында киң эшлекле программа каралган, ул үз эченә төзелеш тармагы белгечләре өчен актуаль чараларны алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International