V Халыкара "Чистая вода. Казань" күргәзмәсе ачылды

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Бүген "Казан ярминкәсе"ндә "Чистая вода. Казань" күргәзмә-конгрессы ачылды. Күргәзмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнашты. Әлеге комплекслы чара экспозицияне Россинең су тармагы проблемаларын тикшерү белән бергә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Катнашучы компанияләр чара барышында су ресурсларын саклау һәм кайтару, коммуналь һәм сәнәгать су белән тәэмин итү, агучы суларны чистарту, су тутыру өчен җиһаз һәм хезмәтләрен тәкъдим итәчәк.

Конгресс барышында үткән елны бер меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән - федераль башкарма хөкүмәт органнары, министрлыклар, ведомство вәкилләре, алдынгы галимнәр, халыкара һәм җәмәгать оешма вәкилләре, эшмәкәрләр.

Казан мэриясе конгрессы резолюциясендә ләм аланнарын юк итү программасын булдыруда катнашырга киңәш ителде - бу шәһәрнең чын "экологик бомба"сы, моның турында төрле дәрәҗә киңәшмәләрендә күп сөйләнде. Мэр Илсур Метшин фикеренчә, әлеге проблеманы бюджет исәбенә генә чишеп булмый, федераль акчаларны һәм шәхси инвестицияләрне катнаштыручы катлаулы финанслау схемалары кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International