ТАНЕКО гидрокрекинг корылмасын кулланылышка кертте

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
2014 елның 24 мартында "ТАНЕКО" ААҖ гидрокенгинг корылмасын сәнәгаттә кулланылышка кертү өчен Ростехнадзордан уңай нәтиҗә алды.

Корылма 29 гыйнвардан башлап комплекслы тикшерү рәвешендә эшләп килә. "Әлеге рәвеш кысаларында корылма бертуктаусыз 60 көн дәвамында эшләргә тиеш, - дип белдерделәр компаниядә, - Тест эше нәтиҗәләре буенча Ростехнадзор нәтиҗә чыгарды, һәм хәзер гидрокенинг штат рәвешендә эшләп килә, ягъни сәнәгый кулланылышка кертелгән".

Хәзерге вакытта корылмада дизель ягулыгы, керосин, газ бензины, җиңел углеводородларның киң фракциясе, гидрочистартылган вакуум газойль җитештерелә. Моңа кадәр җиһаз комплекслы рәвештә тикшерелде, тест кысаларында "Евро-5" стандартлы дизель ягулыгы чыгарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International