Төзелеш министрлыгы яз суларының авариясез үтешен контрольдә тота

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
ИФО ведомствоара эшлекле төркеме утырышнда ташуның авариясез үтеше турында фикер алыштылар. 

Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектларының ведомствоара эшлекле төркеме утырышында язгы ташуларның авариясез үтешен карадылар. Чарада төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты. Видеоконференциядә шулай ук Татарстан Республикасының КЧСиПБ рәисе - ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. Ул ташуга әзерлек һәм Татарстанда хәзерге вакыта урнашкан ташу халәте турында сөйләде. 

Үзенең докладында А.Песошин Татарстан Республикасында 27 март көненә ташуга эләккән торак пунктлары һәм инфраструктура объектларының юклыгын искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International