Ирек Фәйзуллин "Armstrong" компаниясе җитәкчелеге белән очрашу үткәрде

2014 елның 28 марты, җомга
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин "Armstrong World Industries" оешмасының БДБ вәкиллеге башлыгы, генераль директоры Сергей Якунин белән очрашты.  

Киңәшмәдә шудай ук "Алабуга" МИЗ вәкилләре, заказ бирхче компанияләр, проектлаштыручылар (ПСО Казань, ТИГП, Иннополис-сити, Ак таш, ГипроНИИавиапром һ.б.), төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, министры урынбасары Владимир Кудряшев катнаштылар. 

Очрашу барышында Сергей Якунин компаниянең продуктын - түшәмнәрне презентацияләде. Ике як дистрибуция, дилер челтәрен формалаштыру схемасы турында фикер алыштылар. Чакырылган кунаклар продукция, каталоглар белән кызыксындылар. Моның белән бәйле рәвештә якын арада семинар-презентацияләр узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International