Алексей Фролов: идарә итүче оешмаларның зур чыгымнар булдырмау буенча системалашкан эше халык түләүләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк

2014 елның 29 марты, шимбә
Ел башында, гадәттәгечә, түләү дисциплинасын түбән дәрәҗәдә була. 2014 елның февралендә түләүләрне җыю дәрәҗәсе 95,8 % тәшкил иткәнен бүген республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмә видеоконференцэлемтә рәвешендә бөтен муниципаль берәмлекләр белән узды, чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. 

Алексейй Фролов Күпфатирлы йорт советын сайлау ситуациясе турында хәбәр итте. РФ Торак кодексы белән тәңгәллектә, күпфатирлы йорттагы торак хуҗалары  әлеге йортның фатир хуҗалары арасыннан Советны сакларга тиеш. Эш 6 муниципаль берәмлектә бара. Актаныш, Әлки, Апас, Кукмара  һәм Чирмешән районнарында күпфатирлы йортлар юк. 

Алексей Фролов әйтүенчә, КФЙ Советларының системалашкан эшен оештыру өчен һәр районда барлык Советларны җыючы оешма булдырырга кирәк. Мондый оешмалар Яр Чаллы шәһәрендә һәм Казанда инде булдырылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International