Төзелеш министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелеге астында аппарат киңәшмәсе узды.  Чарада Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре һәм министрлык вәкаләтлегендәге оешма вәкилләре ктанашты. 

Чара барышында алда торган сораулар һәм алдагы ике атнага планнар каралды. 

11 апрель көнне КДАТУ актлар залында "Татарстан Республикасы төзелеш тармагының хезмәт саклау һәм хезмәт законнарын иң яхшы белүчеләре - 2014" дип исемләнгән Шаяннар һәм тапкырлар клубы узачак, биредә төзелеш оешмалары вәкилләре, урта һәм югары белем бирү йортлары, төзелеш материалларын җитештерүче оешма вәкилләре катнашачак. Чара 12:00 башлана. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International