Фәрит Хәнифов "Кадровый резерв" финалистлары белән очрашты

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов Республикакүләм  "Кадровый резерв" проектының финалистлары белән очрашты.  

Очрашу барышында студентлар үзләренең университеттагы уку уңышлары, үзләре эшләгән проектлар турында сөйләделәр. Мәсәлән, 6 курс студенты Р.Гарипов Казансу елгасы өстеннән үтәчәк күпер планлаштыру буенча диплом проекты белән шөгылләнә. Проект буенча кураторы - төзелеш министры урынбасары В.Кудряшев. 

Апрель аенда Төзелеш министрлыгында стажировка үтү һәм диплом проектларын тәмамлау планлаштырыла. Май аенда финалистлар Татарстан Республикасы Президенты белән очрашачаклар һәм Төзелеш министрлыгында узган стажировка турында сөйләячәкләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International