Төзелеш министрлыгында су үткәрү системаларын төзекләндерү һәм яңарту буенча эшлекле төркем булдырдылар

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан Республикасы торак пунктларының су үткәрү системалары  инженер челтәрләрен һәм корылмаларын төзекләндерү һәм яңарту проектын әзерләү буенча эшлекле төркемнең утырышы узды. 
Эшлекле төркем составына ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов, торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Илдус Насыров, ТКХ реформалашуы һәм модернизацмясе бүлеге җитәкчесе Вячеслав Тарасов, КДАТУ "Су белән тәэмин итү һәм су үткәрү" кафедрасы вәкилләре һәм башкалар керә. 
Хәзерге вакытта торак пунктларында су белән тәэмин итү һәм су үткәрү системалары җиһазлары мораль һәм физик яктан искергән. Әлеге проблеманы комплекслы рәвештә чишәргә кирәк. Вячеслав Тарасов районнарны өч бүлеккә бүлергә тәкъдим итә:
1. Төзекләндерү эшләре тәмамланмаган районнар
2. Проект-смета документлары әзерләнгән һәм рөхсәт алынган районнар
3. Барлык эшләрнең яңадан башларга кирәкле районнар
Әлеге проблеманың чишелмәгән сораулары күп, эшлекле төркемгә объектларга барып карарга, тикшерүләр үткәрергә системаларның халәтен бәяләргә кирәк. Әлеге мшсьәләне чишү бәясе - 8,8 млрд сум чамасы. Очрашулар регуляр рәвештә узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International