2014 елның 16-20 маенда Казанда WorldSkills Russia һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте һөнәри осталык буенча WorldSkills Russia Икенче милли чемпионаты узачак.
Чемпионат эшче һөнәрләр престижын һәм эшчеләрнең престижын арттыруга, икътисадның сәнәгать секторларына яшьләрне тарту һәм квалификация стандартларын яхшыртуга юнәлтелгән.
WorldSkills Russia 2014 милли чемпионаты нәтиҗәләре буенча төрле компетенцияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар рәтеннән WorldSkills International халыкара чемпионатларында катнашу өчен Россиянең Милли җыелма командасы җыелачак.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.