Аксолит заводы пазобетон плитәләре куллануның уңай якларын презентациясен уздыра

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
11 апрель көнне Кама Тамагында Татарстан Республикасы төзелеш тармагының 100дән артык белгече җыелачак, шул исәптән - проект оешмалары, төзелеш оешмалары, республика дистрибьютерлары вәкилләре.  "Аксолит" (Фоника Гипс) сәнәгать комплексы территориясендә пазобетон плитәләре куллануның уңай яклары презентациясе узачак. 

Чара программасына кофе-брейклар, презентация, сәнәгать линияләре буенча экскурсия, төшке аш керә. 

Катнашырга теләүчеләрне оештыручылар белән алдан ук элемтәгә керергә сорыйбыз. 

Журналистлар матбугат хезмәтендә аккредитация уза ала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International