Николай Васильев: Шәһәр планлаштыруына комплекслы караш кирәк

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Бүген республиканың Дәүләт Советында "Татарстан Республикасының юллар торышы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы " темасына түгәрәк өстәл узды. 

Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары, Казан шәһәре башкарма комитеты, һәм дә ки “Россия автомобилистлары федерациясе” әгъзалары катнашты. Төзелеш. архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ягыннан чарада архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Николай Васильев катнашты. 

Түгәрәк өстәлдә күтәрелгән төп мәсьәләр арасында юлларны тоту һәм төзәтүгә, юл катламнары сыйфатына, җәяүлеләр чыга торган урыннарны куркынычсыз итүгә, юл билгеләре куюга кагылышлы сораулар бар иде. 

Николай Васильев шәһәрләрне планлаштыруга комплекслы караш җитмәвен ассызыклады. 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International