Юрий Аляшев "СТРОЙ-ЭКСПО-ТАТАРСТАН-2014" күргәзмә-форумында катнаша

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев XVI Бөтенроссия «СТРОЙ-ЭКСПО-ТАТАРСТАН-2014» махсуслашкан күргәзмә-форумында катнаша. 

Ел саен үтә торган форумның максаты - Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен төзелеш өлкәсендәге яңа тенденцияләр турында хәбәрдар итү, тармак законнары буенча сорауларны ачыклау, уңышка ирешкән төзелеш оешмалары һәм ТКХ предприятиеләренең уңай тәҗрибәләе белән танышу. 

Гадәттәгечә, форму һәм күргәзмәдә Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының министрлык, ведомство һәм предприятие вәкилләре катнаша. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International