Яр Чаллының "КамаСтройИндустрия" ҖЧҖ кирпеч заводы 20 еллык юбилеен үткәрә

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
9 апрель көнне Татарстанның кирпеч җитештерү буенча иң алдынгы зводларының берсе - "Камастройиндустрия" ҖЧҖ 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. 


Завод катлаулы периодларны узып, җитештерүне һзм эшчеләр коллективын саклап кала алган. 2004 елдан башлап завод "КамаСтройИндустрия" ҖЧҖнең мөстәкыйль предприятиесенә әйләнгән. Бүген әлеге оешма Татарстанның керамик кирпеч җитештерүче алдынгы предприятеләре рәтендә тора. "КамаСтройИндустрия" ҖЧҖ Татарстанның һәм Идел буе округының заманча таләпләрне үтәүче төзелеш индустриясендә әһәмиятле урын тота, 

Бүгенгә завод елына 30 миллионга кадәр шартлы кирпеч җитештерә, ел саен әлеге күләмне проект куәтлелегенә кадәр арттыру планлаштырыла. Соңгы елларда чыгучы продукциянең номенклатурасы киңәйтелгән, төгәлрәк әйткәндә - ГОСТ 530-2012530-2012стандарты буенча төрле - салам, абрикос һәм шоколад төсендәге керамик буш эчле күләмле буяулы кирпеч, шулай ук 2,1 HF керамика ташы. 2014 елга җитештерү сызыкларының алга таба үсеше, шул исәптән - киптерү-мич комплексы белән идарә итү системаларын автоматизацияләү планлаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International