Төзелеш министрлыгында ТР Коммуналь предприятиеләренең гомуми җыелышы узды

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында "Татарстан Республикасының коммуналь предприятиеләре берлеге" Региональ тармак бердәмлегеның гомуми җыелышы узды.  

Чарада "ТР Коммуналь предприятиеләре берлеге" оешмасының 2013 ел нәтиҗәләре һәм 2014 елга планнары , Коммуналь предприятиеләр берлегенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисаплар укылды, республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларының хезмәт куркынычсызлыгы буенча иң яхшыларын бүләкләделәр. 

Берлек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча шулай ук республика проблемаларына да кагылып киттеләр. Бүген тармакта иң үткен торган проблемаларның берсе - авыл җирлекләрендә эчә торган суның түбән сыйфаты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International