КДАТУда Бөтендөнья Хезмәт куркынычсызлыгы көненә багышланган КВН узды

2014 елның 11 апреле, җомга
Бүген  "Татарстан Республикасы төзелеш тармагының хезмәт саклау һәм хезмәт законнарын иң яхшы белүчеләр - 2014 " исеменә VIII профессиональ карау-конкурс узды. 

Сәнәгаттә яралануга каршы һәм эш урыннарында хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чараларның әһәмиятен үстерү максатынлда КДАТУ актлар залында  "Татарстан Республикасы төзелеш тармагының хезмәт саклау һәм хезмәт законнарын иң яхшы белүчеләр - 2014 " КВН карау-конкурсы узды. 

КВНда 6 команда катнашты. 4 команда - төзелеш оешмалары вәкилләре, 2 - КДАТУ һәм Казан төзелеш колледжында белем алучылар. 

Чара нәтиҗәләре буенча беренчелекне "Казметрострой" МУП, икенче урынны - "Татэлектромонтаж" ААҖ, өченче урынны - "Ак Барс Девелопмент" ҖЧҖ һәм Яр Чаллы шәһәреннән "Домкор Индустрия" ҖЧҖ вәкилләре яулады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International