Коррупциягә каршы тору: районнарга бару

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында коррупциягә каршы тору сораулары буенча эксперт төркеме составының районнарна баруы буенча киңәшмә узды. 

Киңәшмәне торак төзелеше бүлеге җитәкчесе Денис Канайкин үткәрде. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча якын арада - 201 елның 21-26 апрель көннәрендә Зәй шәһәренә бару турында карар кылынды. 

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре тарафыннан алдагы пунктлар буенча комплекслы тикшерүләр уздырылачак:

1. Яңа торак, шул исәптән коммерция һәм индивидуаль торакны куллануга кертү;

2. 2011-2013 елларда районның күпфатирлы йортларында капиталь ремонт буенча эшне оештыру;

3. БВС ветераннары өчен торак төзелеше эшләрен оештыру;

4. Авыл клублары, ФАП, торак төзелеше, мәктәпләрне төзекләндерү буенча эшләрне оештыру;

5. 2011-2015 елларга "Уңайлы мөхит" максатчан программасы кысаларында эшләрне оештыру. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International