Төзелеш министрлыгында Данфосс оешмасы тарафыннан экспресс-аудит оештыру нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Danfoss A/S оешмасы тарафыннан уздырылган экспресс-аудит нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. 

Киңәшмәдә министр урынбасары Алексей Фролов, Мәскәү шәһәрендәге "Данфоссс" ААҖ генераль директоры Михаил Шапиро, ТКХ Җылылык челтәрләре реконструкциясе юнәлеше җитәкчесе Андрей Васев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов һәм башкалар катнашты. 

Планлаштырылган киңәшмә барышында җылылык энергиясен нәтиҗәле һәм рациональ куллану, җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәтләр сыйфатын үстерү, яшәеш өчен уңай шартлар булдыру сораулары каралды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International