Менделеевск шәһәрендәге аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерү комплексы" төзелешендә тимер юллар тикшерелде

2014 елның 18 апреле, җомга
Бүген "Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче комплекс - "Аммоний ААҖ" төзелеше буенча Республика штабының чираттагы утырышы узды. чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев үткәрде. 

Штаб утырышы барышында объектлар төзелеше һәм җибәрү-рәтләү эшләре сораулары каралды. "Сигмастрой" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан тит 95/03 объектына химреагентлар белән цистерналарны илтү өчен тимер юлларына тепловоз җибәреп тикшерү эшләре башкарылган. Тимер юлы цистерналарын җибәрү 2014 елның 22 апреленә билгеләнгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International