Төзелеш министрлыгы - электрон хезмәтләр күрсәтү буенча лидер

2014 елның 19 апреле, шимбә
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы - электрон хезмәтләр күрсәтү буенча лидер. Аерым алганда, бу - дәүләт хезмәтләре порталы аша коммуналь түләүләр буенча. Бүген моның турында ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмә барышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. 

Киңәшмәне гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Роман Шәйхетдинов шулай ук 5 млн. сорау ясалган, электрон рәвештә 662 меңнән артык язылу теркәлгән (шул исәптән табибларга язылу һәм башкалар) дип хәбәр итте. Моннан тыш электрон рәвештә 590 млн. сумлык 518 меңнән артык түләүләр үткәрелгән.

Узган елның шул ук чорына карата үсеш 15 % тәшкил итә.

Республика идарә органнары буенча электрон рәвештә гражданнарга хезмәт күрсәтү даими үсеп тора, дип билгеләде Роман Шәйхетдинов, электрон рәвештә хезмәт күрсәтү лидеры - ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы (аерым алганда, дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр). Федераль идарә органнарына килгәндә, беренче квартал нәзтиҗәләре буенча берничә ведомствода электрон рәвештә гражданнарга хезмәт күрсәтүдә кимү билгеләнгән. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе буенча электрон хезмәт күрсәтү күләме 33 %ка кимегән (2013 елның беренче кварталы белән чагыштырганда), Росреестрда - 4%ка. Шул ук вакытта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә электрон хезмәт күрсәтү күләме үсә (52%ка). 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International