Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү буенча эшләр 2014 ел программасына кергән 793 йортның 598ендә башланган. Капремонт программасын финанслауның гомуми күләме 4683,7 млн сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Объектларда эшләр план буенча бара, дип белдерде Ирек Фәйзуллин.
Капиталь ремонт программасы кысаларында 13 балалар сәламәтләндерү лагереның 1сендә эш төгәлләнгән, калган 12 объектта эшләр бара.
План буенча 2014 елда 13 балалар сәламәтләндерү лагерьлары ремонтланырга тиеш, программаны финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә.
Социаль объектларда җылыту казаннарын ремонтлау программасы буенча 80 процент чамасы казан алмаштырылачак. Бу программаны финанслау күләме 69,9 млн. сум тәшкил итә.
Газлаштыру фонды тарафыннан 587 котельняда 864 казанның техник халәте анализланган. Муниципаль районнар белән бергә 519 котельняда 782 казанны алыштырырга кирәклеге ачыкланган. Казаннар белән тәэмин итүче дә билгеләнгән. Шулай ук 3958 фатирны хосусый җылыту системасына күчерү планлаштырылган.
Ирек Фәйзуллин торак милекчеләре тарафыннан капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлау мәсьәләсенә тукталды. Тармак министры ТР Министрлар Кабинеты карары белән күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча озак вакытлы программа раслануын искәртте. Бу программа 2014 елның 4 мартында “Республика Татарстан” газетасында басылып чыкты. Программага кертелгән йортлар исемлеге белән ТР Хөкүмәте сайтында һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Капремонт программасына күп фатирлы 15387 торак йорт кертелгән. Анда республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре катнаша.
25 муниципаль районда капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлау эшләре тулысынча төгәлләнгән. 15413 йортның 9926сы буенча капремонт фондын формалаштыру турында карар кабул итү зарур. Бу карарлар 30 апрельгә кадәр Башкарма комитет тарафыннан рәсмиләштерелергә тиеш.
Хәзерге вакытта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы гражданнарны авария хәлендәге торак йортлардан күчерү программасы буенча финанс ярдәм алу өчен Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондына заявкалар әзерли, дип искәртте Ирек Фәйзуллин.
Тармак министры докладын тәмамлаганда, 29 апрельдә Казанда беренче ТКХ форумы була, дип белдерде. Форумга идарәче компанияләр һәм торак-коммуналь хуҗалык, коммуналь предприятиеләр җитәкчеләре, ТКХ һәм капремонт өлкәсендә подрядчы оешмалар вәкилләре, хезмәт күрсәтүче һәм җиһазлар белән тәэмин итүчеләр чакырылган. Ирек Фәйзуллин Татарстан Президентына форум ачылышында катнашуын сорап мөрәҗәгать итте.