Ирек Фәйзуллин ТР Дәүләт Советының 50нче утырышында катнашты

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Дәүләт Советының 50нче утырышында катнашты. Көн тәртибенә Президиум тарафыннан  39 мәсьәлә куелган иде, тик, депутатлар тәкъдимнәре белән кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, каралачак сораулар саны 60 кадәр артты. Алар арасында - республика закон проектлары, аерым алганда, муниципаль хезмәт турындагы ТР Кодексына, административ хокук бозулар турында ТР Кодексына, ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү. 

Ирек Фәйзуллин алданган өлешчеләр соравы буенча доклад белән чыгыш ясады. 

2008 елның 1 гыйнварыннан алып 2014 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында алданган өлешчеләр соравын чишү буенча зур эш башкарылган, гомуми мәйданы 777,5 мең кв.м тәшкил иткән 93 өлешле төзелеш объекты буенча чишелеш юллары табылган. Әлеге объектлар төзелешенә 10 342 өлешче акчасы тартылган булган, шул исәптән 698,4 мең кв.метр гомуми мәйданлы 86 объект төзелеше тәмамланган һәм кулланылышка тапшырылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International