Төзелеш министрлыгында янгын куркынычсызлыгы буенча укулар узды

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Барлык хезмәткәрләр инструктаж уздылар, янгын чыккан очрактагы тәртип белән таныштылар. 

Төзелеш министрлыгында янгын чыккан очракны ясалма рәвештә булдырдылар, оештыру эше һәм хезмәт җитештерү бүлеге җитәкчесе янгынны "сүндерде", башка хезмәткәрләр, тәрәзәләрне ябып һәм электрик приборларны сүндереп, бинадан чыктылар һәм "Кара күл" паркында тезелешеп бастылар. 

Шулай итеп, булдырылган ситуация төзелеш министрлыгы хезмәткәрләренә кагыйдәләрне истә калдырырга ярдәм итте, паника булдырмаска һәм куркынычсызылык техникасы кагыйдәләрен яхшы башкарырга өйрәтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International