Ирек Фәйзуллин өлешчеләр проблемаларын чишү буенча киңәшмә үткәрде

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге өлешле объектлар төзелешен тәмамлау сораулары буенча киңәшмә үткәрде. 

Көн кадагына Казан шәһәренең проблемалары булган күпфатирлы өлешле йортлар исемлегенә кертелгән объектлар төзелешен тәмамлау, күпфатирлы йортлар төзелешенә акча юнәткән һәм хокуклары бозылган гражданнар реестрын һәм "проблемалы" объектлар исемлеген булдыру сораулары чыгарылды. 

Киңәшмә барышында министр Башкарма комитет торак сәясәте идарәсе җитәкчесенең урынбасары Рәфыйк Хатыпов һәм  ТР дәүләт төзелеш надзоры җитәкчесе урынбасары Василий Кудряшов докладларын тыңлады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International