Ирек Фәйзуллин республика муниципаль берәмлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды

2014 елның 3 мае, шимбә
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелеге астында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм газ өчен бурыч сораулары буенча республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.  Чарада шулай ук министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, министр урынбасары Алексей Фролов һәм ДТФ башлыгы Тәлгать Абдуллин катнашты. 

Киңәшмә барышында торак-коммуналь комплекс оешмаларының газ китереп торучы оешма алындагы бурычы сораулары каралды. Бурыч зурлыгы 1 миллиардтан артык сум тәшкил итә. 

Апрель аенда Министрлык хезмәткәрләре һәм ДТФ башлыгы Тәлгать Абдуллин тарафыннан авария хәлендәге дип билгеләнгән йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелгән иде. Әлеге йортларда торучыларга күчерү программасын гамәлгә ашыру буенча аңлатмалар бирелде, гражданнар шулай ук кызыксындырган сорауларына җавап ала алды. 

Бүген муниципаль берәмлек башлыкларына авария хәлендәге торактан күчерү сораулары буенча гражданнар белән аңлатма эш алып баруга кагылган киңәшләр бирелде. 

Киңәшмә нәтиҗәле, актив рәвештә үтте - муниципаль район башлыклары күп сораулар биреп, җаваплар алды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International