Иннополис төзелеш мәйданчыгын карау

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Иннополис яңа IT-шәһәрчегендә биналар һәм инфраструктура объектлары төзелеш барышы белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Некифоров, ТР премьер-министры Илдар Халиков, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм төзелеш оешмалары вәкилләре танышып чыкты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров “Иннополис” МИЗның төзелә торган технопаркын карадылар, бинаның түбәсенә күтәрелделәр, анда компания-подрядчы вәкилләре ТР Президентына төзелеш барышы турында сөйләделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров һәм Илдар Халиков яңа шәһәрнең беренче торак комплексы һәм ИТ-университетның укыту-лаборатория корпусы төзелеш мәйданчыкларында булдылар.

Сәфәр соңында Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, яңа биналарның төзелеше график нигезендә алып барыла. Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле йөкләмә бирде һәм төзүчеләрне җәйге сезонны эшләү өчен мөмкин булганча күбрәк файдаланырга өндәде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International