"Уңайлы мөхит" программасы үтәлеше буенча киңәшмә

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2014 ел өчен "Уңайлы мөхит" программасын гамәлләштерү буенча киңәшмә узды. 

Киңәшмә министр урынбасары Алексей Фролов җитәкчелеге астында узды. Чарада ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министр урынбасары Ирина Просвирякова, "Метроэлектротранс" МУП генераль директоры Асфан Галявов, ГИСУ, ТИГП һәм субподряд оешма вәкилләре катнашты. 

Киңәшмәдә әйтелгәнчә, 2014 ел "Уңайлы мөхит" программасы кысаларында республика буенча төзелеш-монтаж эшләре 29 %, "Урта мәктәпләрнең уңайлылыгын тәэмин итү" программасы буенча - 28% эшләнгән. "Уңайлы мохит" программасы буенча республикада 135 объект, "Урта мәктәпләрнең уңайлылыгын тәэмин итү" программасы буенча - 104 объект төзелә. 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International