Радио көне, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме белән котлау!

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Ирек Фәйзуллин Радио көне, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме белән тәбрик итте. 

"Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән һөнәри бәйрәм - Радио көне, барлык элемтә тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бүген мәгълмати технологияләр өлкәсе ил икътисадында әһәмиятле урын алып тора һәм зур тизлек белән үсеш кичерә. Әлеге яуланган үрләр артында элемтәчеләрнең көндәлек катлаулы хезмәте тора. 

Белгечәрнең намуслы эше, яңа технологияләр куллануы ярдәмендә элемтә һәм бүген алардан башка тормышны күз алдына китереп булмый торган хезмәтләрнең сыйфаты артып килә. 

Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International