Төзелеш министрлыгында республиканың бюджет өлкәсе объектларында котелларны алыштыру сорауларын тикшерделәр

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Бүген Төзелеш министрлыгында республиканың бюджет өлкәсе объектларында котелларны алыштыру сораулары буенча киңәшмә узды. Чараны министр урынбасары Алексей Фролов үткәрде. Катнаштылар: "Газпром Трансгаз Казань" ҖЧҖ газ хуҗалыгы хезмәте җитәкчесенең урынбасары Артем Алексеев, Ростехнадзор җитәкчесе Григорьев Николай, "ТР Газификация фонды" ГКУ генераль директоры урынбасары Фәридә Гатауллина, "УКС" ААҖ технологы Вячеслав Наумов, "АСТП Линда" ААҖ генераль директоры Ефимова Валентина һ.б. 

Көн кадагына социаль өлкә ягу блмәләрендә котел алмаштыру буенча мәҗбүри шартлар һәм 2014 елга объектлар исемлеген төзү сораулары чыгарылды. 

Очрашу барышында докладлар белән Артем Алексеев һәм Николай Григорьев чыгыш ясадылар. 

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендәге киңәшмә өчен ТР бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән тәэмин итүче ягу бүлмәләрендә капиталь ремонт программасын үтәү проблемалары буенча материаллар әзерләргә  карар кылдылар. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International