Җиңү көне белән!

2014 елның 9 мае, җомга
Ирек Фәйзуллин республика төзүчеләрен Җиңү көне белән котлады. 

Ул куркыныч сугыш, миллионлаган вафат булучылар, безне саклаучыларның батырлыгы турындагы хәтер кешеләрнең исендә мәңге сакланыр. Иң мөһиме - моның турында үсеп килүче буын онытмасын, куркыныч вакыйгаларда катнашучылар безнең хөрмәтебез һәм игътибарыбыз белән һәрдаим уратылган булсын иде. 

Бу бәйрәм язгы яңарыш, киләчәккә якты өметләр, ветераннарга тирән ихтирам, туган җиребез һәм якташларыбыз өчен горурлык символы булып тора. 

Чын күңелдән Сезгә тынычлык, иминлек һәм күтәренке бәйрәм рухы телим. Сәламәтлек һәм бәхет һәрвакыт сезнең юлдашыгыз булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International