Алмаз Әхмәтшин Әлмәт шәһәрендә зональ киңәшмә үткәрде

2014 елның 11 мае, якшәмбе
Бүген Әлмәт шәһәрендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин җитәкчелеге астында 2013-2014 еллар программаларын гамәлләштерү соравы буенча зональ киңәшмә узды. 

Киңәшмәдә 8 муниципаль берәмлек (Зәһ, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Ютазы) башкарма комитет җитәкчеләре, ТИГП, ГИСУ, подряд оешмалар вәкилләре катнашты. 

Чара барышында инвестицион күпкатлы торак төзелеше, аз катлы төзелеш, спорт мәйданчыклары, авыл клублары һәм балалар бакчалары төзелеше сорауларын тикшерделәр, Әлмәт шәһәренең торак һәм балалар бакчалары төзелеш мәйданчыкларын тикшерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International