Кабардино-Балкария Республикасы делегациясе Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына Кабардино-Балкария республикасыннан төзелеш министры А.Тутуков һәм Сәламәтлек саклау министры И.Шетова эшлекле сәфәр белән килделәр. 

Кунакларны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.Әхмәтшин озатып йөрде. Сәфәр барышында делегация вәкилләре сәламәтлек саклау объектларын - Кабан авылындагы модульле ФАП, Столбищи бистәсендәге дәвалау амбулаториясен, Республика Клиника Хастаханәсен, Республика балалар клиника хастаханәсен, шулай ук "Әкият" курчак театрын һәм Су белән бәйле спорт төрләре сараен карап чыктылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International