Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. “Бүген 2014 елның 1 июле киңәшмәсендә имзаланган йөкләмәләрне үтәү беркетмәсе турындагы мәсьәләләрне карыйбыз һәм аннары эшче төркемнәр буенча җаваплы ТР министрлары урынбасарларының кыскача хисабын тыңлыйбыз”, - диде ул, утырышны ачып.
Чарада Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясен тәкъдим итүче Татарстаннан депутатлар - Ришат Әбүбакиров, Марат Бариев, Марсель Галимәрдәнов, Илдар Гыйльметдинов, Евгений Гришин, Радик Ильясов, Әлфия Когогина, Айрат Хәйруллин, КПРФ дан Дәүләт Думасында депутат Виктор Пешков, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, шулай ук республиканың 20 дән артык министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.