Президиум көн тәртибенә 54 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты проектын беренче укылышта караячак. Моннан тыш, 2014 елга һәм 2015-2017 еллардагы планлы чорга кабул ителгән ТР бюджетына, шулай ук ТР Бюджет кодексына төзәтмәләр кертү ниятләнә.
Кайбер депутатларның тәкъдимнәре буенча сессиядә каралачак сораулар саны арттырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин өстәмә 9 мәсьәлә кертүне сорады. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ТР Милли китапханәсе төзелеше проекты буенча мәсьәлә кертүне сорады. Тик парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәлә буенча тиешле документлар һәм әзерлек булмаганлыктан, бу сорауны кертү урынсыз булыр, дип белдерде. Бу мәсьәләнең алдагы утырышларда каралачагына ышандырды.
Утырышның көн тәртибенә 79 мәсьәлә кертеп расланды.