Казандагы зооботбакчасына 2015 елда икенче тормыш биреләчәк

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, башкаланың зооботаника бакчасы да зур үзгәрешләр кичерәчәк.Казан зооботбакчасы үзенең территориясен 2,3 тапкырга киңәйтәчәк - хәзерге 7,7 15,7 га кадәр. Бу турында ТР Минисрлар Кабинетында брифинг барышында билгеләнде.
Ирек Фәйзуллин “Татинвестгражданпроект” институты төзегән проект эскизы буенча киң тикшердә каралачак.
Яңартылган зооботаника бакчасында фәнни-тикшеренү үзәге, оранжерея, хайваннарны тотып карарга мөмкинлек бирә торган зона, аттракционлы балалар зонасы, ресторан, кафе һ.б. күрергә мөмкин була.

Төзекләндерү эшләре ике этапта үтәчәк. Беренче этабында яңа павильоннар булдыру, икенчесендә исә хәзерге зоопарк территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Тәзекләндерү эшләре барышында хәзерге зоопарк үзенең эшен туктатмаячак.
Киләсе елда Казан зооботаника бакчасы мәйданын 7,7 гектардан 17,5 гектарга кадәр зурайту, хайваннар санын 4 меңнән 6-6,5 меңгә кадәр арттыру ниятләнә. Шулай ук, зоопарк территориясендә аерым “Сафари-парк” булдыру да күздә тотыла. Анда жирафлар, мөгезборыннар, арысланнар, юлбарыслар, пандалар, филләр урын алачак.

2016 елда Казан Университеты профессоры оештырылган Казан зооботаника бакчасы үзенең 210 еллыгын билгеләп үтәчәк. 2013 нче елда анда 225 мең кеше булган. Яңартылганнан соң, монда кимендә 1 миллион кеше килер дип көтелә һәм Россия һәм Европада иң яхшы дип чутланачак.

Казан зооботбакчаның архитектура-планлаштырылган проекты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International