Төзелеш тармагында инновация проектлар буенча түгәрәк өстәл оештырылды.

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалыгында "Төзелеш тармагында инноваия проектлар, КБК һәм шикәр завод калдыкларыннан төзелеш материаллар булдыру,тирәдәге мохит саклау" тема буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.Утырышның максаты - төзелеш тармагында инновацион проектларның гамәли эффективлыгы буенча фикер алмашу.
Түгәрәк өстәл эшендә Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Төзелеш бердәмлеге, ТР Төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт экспертиза идарәсе,ТР Дәүләт төзелеш тикшерү инспекциясе, сәүдә-сәнәгать палата вәкилләре һәм шулай үк ТР Төзелеш министрлыгы хезмәтчеләре катнашты.
ГИПРОНИИАВИАПРОМ институты генераль директоры урынбасарыА.Н.Коршунов "Эре панельле торак төзелешендә инновацион универсаль система" темасы буенча чыгыш ясады.
Чыгыш тәмамланганнан соң катнашучылар проектлар буенча фикер алыштылар һәм  төзелештә гамәли тормышка ашыру мөмкинлеген бәяләделәр.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International