2015 елда Татарстанда 2,4 млн квадрат метр торак төзү планлаштырыла
2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
2015 елда Татарстанда торак төзү программасы белән гомуми мәйданы 2,4 млн кв. м. булган йортларны файдалануга тапшыру каралган. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үз докладында хәбәр иткәнчә, 2015 елга торак төзелеше программасы бүгенгә 2,4 млн кв. м. күләмендә формалаштырылган, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча - 420,9 мең кв. м., күп фатирлы инвестиция торагы - 897,8 мең кв.м., аз катлы торак төзелеше - 1,081 млн кв. м.
Социаль ипотека программасы буенча гыйнвар аенда ук гомуми мәйданы 16,09 мең кв. м. тәшкил иткән 8 йортны файдалануга тапшыру планлаштырылган.
Дәүләт торак фонды 2015 елда арендалы торак төзелеше программасы кысаларында гомуми мәйданы 46,8 мең кв. м. булган 789 фатирлы 16 торак йортны файдалануга тапшыруны планлаштыра.
Фәрит Хәнифов шулай ук 2014 елда Татарстан төзелеш тармагында 59 бәхетсезлек очрагы теркәлүен, шул исәптән аларның 22се үлем очрагы булуын хәбәр итте. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2014 елда 1029 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми күләме 21,2 млн сумга 559 карар чыгарылган. Бүгенгә республика буенча 14 млн сумга штраф түләттерелгән.
Казанда «Рубин» стадионы территориясендә Футболны үстерү үзәге төзелә.
Проект буенча үзәктә футбол манежы, 76 кешегә исәпләнгән чишенү һәм ял бүлмәләре булган спорт базасы блогы, универсаль спорт комплексы корпусы, табигый һәм ясалма өслекле футбол кырлары урнашачак. Шулай ук универсаль спорт комплексы корпусы һәм спорт базасы блогы арасында җылы коридор кору планлаштырылган.