2015 елга Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 999 йорт кертелде, программаның гомуми бәясе 4,71 млрд. сум тәшкил итә. Бу хакта бүген видеоконференция режимындагы атналык республика киңәшмәсендә белдерделәр. Киңәшмәне ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгышында белдергәнчә, капремонтлау программасында 42муниципаль берәмлек катнаша. Январь ахырына хәтле подряд оешмаларын квалификация буенча сайлау уздырылачак, шул ук вакытта 683 йортка подряд оешмалары инде сайланган. Ә 211 йортта капиталь ремонт эшләре башланган.
Ирек Фәйзуллин мәктәпләрне капиталь ремонтлау турында хәбәр итте - 2015 елда программага 126 гомуми белем бирү оешмалары кергән, ә программаның гомуми күләме 2,33 млрд. Сум тәшкил итә. 23 январь көненә эшләр 99 объектта башланган.
Министр шулай ук республиканың башка инфраструктур программалары турында да хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен программалар буенча подрядчыларны, алар эшкә керешә алсын өчен, аванс белән тәэмин итәргә йөкләде. «Материаллар бәясе буенча сатучылар белән сөйләшергә кирәк, чыгымнарны максимальрәвештә киметергә тырышырга кирәк», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.