ТР Төзелеш министрлыгы парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру буенча укыту семинарын үткәрде

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру буенча муниципаль районнарының җитәкчеләрен өчен укыту семинары үтте.Семинар министрның беренче урынбасары җитәкчелегендә Фәрит Хәнифов.ТР Хөкүмәте Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары идарә башлыгы Илдар Сибгатуллин, министрның беренче урынбасары Алексей Фролов,министрның урынбасары Марат Сәйфетдинов, "Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ДБО башлыгы Марат Әйзәтуллин катнашты.
Семинарда парклар һәм скверлар программаның эшләрен оештыру буенча тәкъдимнәр бирелде һәм программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча МР җитәкчеләрнең тәкъдимнәре дә тыңланды.
Парклар һәм скверлар программасына республика бюджетыннан 1 млрд сум бирелде,алардан 35 млн.сум проектлаштыруга барачак.
ТР Хөкүмәте
боерыкнамәсенә туры килеп ТР бюджетыннан төзелеш материалларны китерү һәм проект-тикшеренү эшләре түләнә.Төзелеш-монтаж эшләре, яшелләндерү муниципаль районнарның программа өчен җыелган акчаларына ясала.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International