2015 елгы капиталь ремонт программасына старт бирелде

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясе карамагында булган Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас, Чистай муниципаль районнарында, билгеләнгән процедура нигезендә, 2015 елда торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен подрядчы оешмаларны сайлап алу оештырылды.

Хәзерге вакытта шушы барлык районнарда да подрядчылар эшкә кереште. Нигездә, түбә, фасадларны, подъездларны, салкын су белән тәэмин итү, су бүлү, электр белән тәэмин итү системаларын ремонтлау эшләре башланды.

Башкарылучы эшләрнең закон таләпләренә туры килү-килмәве ЧЗТИ тарафыннан тиешерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International