РФ КоАП 28.1 статьясының 1 өлешендәге 1 пунктчасы нигезендә ачыкланган бозулар бу торак йортлар караган “Экодом” ҖЧҖ директорына һәм “Уңайлылык” (“Комфорт”) ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозулар турында эш ачуга сәбәп булды.
2015 елның 18 февралендә административ эш материаллары ЧЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Экодом” ҖЧҖ директоры белән “Уңайлылык” (“Комфорт”) ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аларның һәркайсына 4000 сум күләмендә штраф салынды.