Вахитов авыл җирлеге хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре, инвесторлар, “Агро ТНГС И” хуҗалыгы җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Җирлекнең еллык эшенә хисап белән авыл башлыгы Ленар Мөкъсинов чыкты. Хисап елында Вахитов җирлегендә мәктәпкә капиталь ремонт ясау, спорт мәйданчыгы төзү, су линияләрен, юлларны төзекләндерү, урам утларын ремонтлау кебек зур эшләр башкарылган. Иң куанычлы, изге эшләрнең берсе – Җиңү бистәсендә авылга нур сибеп, мәчет бинасы калку. Авыл башлыгы әлеге эшләрне башкаруда зур ярдәм күрсәткән район җитәкчелеге, бигрәк тә Марсель Шәйдуллин, депутатлары Марсель Сәмигуллин, инвесторлары Илдар Володкин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова, авылдашларына олы рәхмәтен җиткерде.