Татарстанда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтлау 42 муниципаль районда 999 объектның 567нда башланган

2015 елның 7 марты, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 42 муниципаль районда 999 объектның567нда башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашты.

Мәктәпләрне капиталь ремонталу программасы буенча 2015 елда 136 объектның 134ендә эшләр башланган, шул исәптән 116 гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм 7 коррекцион мәктәптә.

2015 елда 14 сәламәтләндерү лагере төзекләндереләчәк, программаны финанслау күләме 76 млн. сум тәшкил итә.

2015 елда мәдәният объектларын ремонталауга килгәндә,  2014 елның 31 февраленнән  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы тарафыннан 2015 елда капиталь ремонталу уздырылачак объектлар исемлеге билгеләнгән. Исемлеккә 100 млн. сумга 26 мәдәният учреждениесе керде.

Ирек Фәйзуллин шулай ук авылларны су белән тәэмин итү программасы (финанслау күләме - 650 млн. сум), авылларда яктыртуны торгызу, участок ветеринар пунктларын һәм башкаларны ремонталу программалары буенча эшләр барышы турында хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры  республиканың муниципаль районнарында спорт инфраструктурасы объектларында башкарылган эшләр күләме турында хәбәр итте (Болгар шәһәрендә йөзү бассейны, Лаеш районында спорткомлекс, Тәтештә спорт-сәламәтләндерү комплексы һ әм башкалар). Объектларда эшләр график буенча бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International