Приволжск федераль округында "2015 елның ТКХ Форумы" эшен башлап җибәрде

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Елның чират буенча икенче "2015 елның ТКХ Форумы" эшне Казанда 7 апрелендә башлап җибәрде. Ел буенча Россия Федерациясенең Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештыра торган форумнар илнең бөтен федераль округларында үтәчәк.
Чара кысачаларында Россия Төзелеш министрлык белгечләре,профиль түрәләре һәм тармак хезмәтчеләре ТКХ сферасындагы актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар - торак белән идарә итү, аварияле торактан күчерү, күпфатирлы торакта капиталь ремонт башкару, хосусый инвестицияләр тарту,торак буенча мәгърифәт алу.
"ТКХ хәзерге заманлы һәм клиентка
юнәлдерүче - бүген моны тармакның бөтен катнашучылары таный һәм безнең төп бурычыбыз илнең һәр кешесе дә аны сизә башласын" - дип белдерде Россия Төзелеш министрлыкның башкала урынбасары, Төп дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис.
Пленар утырышында шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, РФ Хөкүмәтенең Эксперт советы ТКХ үсеше буечна төркем җитәкчесе, "ТКХ Үсеш" башкарма директоры Алексей Макрушин.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International