Татарстанда 14 сәламәтләндерү лагерен ремонтлачаклар

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Татарстан Республикасында Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә сәламәтләндерү балалар лагерьләрендә капиталь ремонт программасы тормышка ашырыла.
2014 елда бирелгән акчаларга 13 лагерь ремонтланды.2015 елда Казанда һәм республиканың районнарында 14 сәламәтләндерү лагерьләрдә капиталь ремонт башкарырга планлаштырыла.
Мамадыш районының "Кама" лагерендә капиталь ремонт ясалган.Хәзер лагерь территориясендә төзекләндерү эшләре бара. Беренче сменада лагерьдә 100 бала ял итә алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International