Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, ел башланганнан бирле 42 муниципаль районда 3 мең 244 инспекция тикшерүе уздырылган. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 10 районда 25 техник иминлекне бозу факты ачыкланган, шулардан Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә мунициципаль районнарында, Чаллы шәһәрендә, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чистай, Ютазы мунициципаль районнарында.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы ике атна эчендә 32 муниципаль районда 295 инспекция тикшерүе уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 2 районда 6 техник иминлекне бозу факты ачыкланган.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт 42 муниципаль районда 999 объектның 995ендә башланган.
2015 елның 29 маена мәктәпләргә капиталь ремонт кысаларында эшләр барлык 136 объектта да алып барыла, шул исәптән 119 гомуми белем мәктәбендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 10 мәктәпкәчә балалар учреждениесендә. Алар буенча барлыгы акчаларның 67,9%ы тотылган. Ике мәктәптә (Зәй муниципаль районы) эшләр тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, балаларны савыктыру лагерьларына капремонт программасын финанслау күләме 76 млн. сум тәшкил итә. 2015 елда 14 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау планлаштырыла. 29 майга акчаларның 98,4%ы үзләштерелгән. 10 объектта ремонт эшләре тәмамланган.
Колледжларга капиталь ремонт программасына кертелгән барлык 9 объектта да эшләр алып барыла.
Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы кысаларында барлык 26 объектта да эшләр алып барыла. 4 объектта эшләр тәмамланган (Сарман, Спас, Тукай, Чирмешән муниципаль районнары).
Авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту өчен 2015 елда 301,3 км суүткәргеч челтәр кору, 38 артезиан скважинасы бораулау һәм 38 су җыю башнясы кую карала. Финанслау күләме – 650 млн. сум, диде Ирек Фәйзуллин. Бүгенгә 11 скважина борауланган –Алексеевск районының Биләр торак пунктында ике скважина; 1әр скважина Кайбыч, Апас, Сарман, Балтач, Әтнә, Чирмешән, Биектау, Лениногорск һәм Яңа Чишмә районнарында. 1 су җыю башнясы куелган (Теләче районы). 33 км суүткәргеч челтәр салынган.
Авылларда яктыртуны торгызу программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 16 районда мондый эшләр алып барыла. 1 мең 794 яктылык диоды яктырткычы куелган, 14 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган, 98,2 км электрүткәргеч линиясе монтажланган.
Сыер фермаларына һәм яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы буенча Ирек Фәйзуллин түбәндәгеләрне хәбәр итте: республиканың 35 районында 155 сыер фермасында эшләр башланган. Силос-сенаж траншеяләрен кору программасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.05.2015 № 951- р карары белән кабул ителгән һәм 136 силос-сенаж траншеясе төзүне (266,9 млн. сумлык) күз алдында тота. Эшләр 20 районда 49 силос-сенаж траншеясендә башланган.