Бүгенгә Татарстанда 932 мең кв.м. торак гамәлгә кертелде

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

2015 елның 22 июненә Татарстан Республикасында 932 мең кв.м. торак (еллык заданиенең 38,8 %ы). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада уздырылган өч айлык кысаларында (2015 елның 1 июненнән 31 августына кадәр) төзелеш объектларында эшләрне имин алып бару буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 июньнән 16 июненә кадәр 54 хокук бозу ачыкланган. Административ хокук бозулар турында 17 административ беркетмә төзелгән.

Ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 932 мең кв.м. торак гамәлгә кертелде.

Социаль ипотека программасы буенча 369 фатирлы гомуми мәйданы 20,3 мең кв.метрлы 40 йорт файдалануга тапшырылды. Төзелүче объектларның 82се төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә - 20 объект, 6 объектта эшләр бик күп әле. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, соңгы 2 атнада объектларның техник әзерлеге уртача 2,5%ка артты.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры белдергәнчә, 2015 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 8 мең 119,8 кв. метрлы 2 йорт эксплуатациягә тапшырылган.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 199 ветеран өчен 48 йорт төзелә. Рөстәм Миңнеханов әлеге объектларны тизрәк файдалануга тапшырырга кушты. «Ветераннар өчен торак мәсьәләсен озакка сузарга ярамый. Җиңүнең 70 еллыгына без күп эш башкардык һәм бу эшне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Нотыкчы хәбәр иткәнчә, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу максатларга 356 млн. 420 мең сум акча бирелде, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан – 269 млн. 810 мең сум, федераль бюджеттан субсидияләр – 86 млн. 610 мең сум.

Шулай ук Ирек Фәйзуллин күп фатирлы инвестицион торак, аз катлы йортлар төзү, участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Министр өлешле төзүне тикшереп тору турында да сөйләде. Бүген Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгының рәсми реестрындагы 6 өлешле объектта, шул исәптән Казанда 5сендә, Чаллы шәһәрендә 1сендә контроль дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинга бу мәсьәлә буенча республика киңәшмәсе уздырырга кушты.

Киңәшмә барышында шулай ук «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International